Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте

Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде», - дип искәртте Галимова.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең барлык чит ил командировкаларын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Шундый ук рекомендация республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә җиткерелде. Корнорнавирус таралуга каршы көрәш буенча штаб хезмәткәрләре инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан һәркемгә Роспотребнадзор хезмәткәрләренә кайда булу, бару һәм кайту даталары турында мәгълүмат, шулай ук мәгълүмат хәбәр итәргә киңәш итә. Моның өчен республикада тәүлек буе кайнар линия булдырылды: 7(843)296-02-24. Ә симптомнар ачыкланмаган очракта, мәҗбүри тәртиптә табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Республиканың барлык халкын чит илләргә чыгудан тыелып торырга чакырабыз. Ата-аналарныңаеруча игътибарлы булсын. Тиздән мәктәптә язгы каникуллар башлана, балаларның сәламәтлеге хакына, чит илләрдән барудан баш тартырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев