Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне катгый контрольдә тотарга йөкләде

Патяшина тикшерү вакытында хокук бозулар табылган объектлар санына борчылуын белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия кулланучылар күзәтчелегенең Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча барлык таләпләренең үтәлешен иң катгый рәвештә контрольдә тотарга йөкләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз, аерым алганда, индивидуаль яклау чараларын мәҗбүри йөртү турында бара - битлекләр, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында.

ТР Президенты бу хакта төбәк Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә әйтте, анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Үз докладында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республикада предприятиеләрне һәм оешмаларны контрольдә тотуның көчәюен искәртте. Ике атна эчендә 1268 объект тикшерелде, шуларның соңгы атнада - якынча 800.

"Хокук бозулар ачыкланган объектлар өлеше борчуга сала. Аларга карата административ эшләр кузгатылган, - дип ассызыклады ул.

Шулай ук югары уку йортларының 56 объекты тикшерелде, шул исәптән филиаллар һәм тулай тораклар. Коронавирусны профилактикалау аларның дүртесенә генә алып барылмаган. Covid-19 белән сентябрь аенда җиде студент авырый, дип билгеләде Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев