Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов - медикларга: Барысы да ялга, ә сез - тагын да катгыйрак эшкә әзер

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп татарстанлылар үзләре турында кайгыртырга тиеш. Covid-19 инфекциясе пандемиясе аркасында сәламәтлек саклау системасына зур йөкләнеш ятты һәм мондый вәзгыять әле дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыруда белдерде. 

«Бәйрәм көннәре якынлашу белән барысы да ялга әзер икәнлекне беләбез. Ә сез, мин ышанам, тагын да катырак эшләргә әзерләнәсез. Без акча бүлеп бирдек, кирәкле даруларны сатып алдык, ләкин сездән башка беркая да барып булмый, - диде ТР Президенты җыелучыларга. 

 

 

Аның фикеренчә, чикләү чараларыннан, хокук саклау системасы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренең ярдәменнән башка "авыру дулкыны шактый күбрәк булыр иде".

 

 

"Без бу проблеманы үзебез генә башкарып чыга алмас идек. Яңа коронавирус табылган теплоходтан безнең янга пассажирлар алып кайткач, берәү дә бернәрсә дә белми иде. Без бу кешеләрне кабул итеп, савыктыруга шатландык. Һәм "кызыл зонага" да кердек. Барлык чараларны да тәэмин итү җиңел булмады. Рәхмәт сезгә”, - дип ассызыклады республика җитәкчесе. 

 

 

Шул ук вакытта ул санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән "ваемсыз кешеләр" калуын билгеләде.

 

 

"Таләпләрне үтәмиләр, ә медикларга йөкләнеш бик зур һәм шулкадәр ашыгыч ярдәм бригадасы юк. Кешеләр дә үзләре турында кайгыртырга тиеш бит», - дип йомгак ясады Татарстан Президенты. 

 

 

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен 49 медикка һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә тапшырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев