Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов ике укучының аквапарк һәм узыш трассасы турындагы теләген үтәячәк

ТР Президенты бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» проектын хуплады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты, катлаулы хәлдә калган балалар һәм яшүсмерләр теләкләре белән ике открытка алды. Бу хакта республика җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

«Бүген республика Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышына әзерлек буенча киңәшмә уздыру кысаларында «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты. Ул ике открытка сайлады: 8 яшьлек Радмир Шәкүров көне буена ГРК Ривьерага барырга хыяллана, 12 яшьлек Данияр Галиев әлеге узыш трассасында йөреп кайтырга тели, - диде Галимова. Аның сүзләренә караганда, якын арада барлык теләкләр дә үтәләчәк.

 

«Теләкләрчыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты белән оештырылды, быел ул өченче тапкыр уздырыла. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады, ул чын панданы кочакларга хыялланган 10 яшьлек Александр Колесниковның һәм Кызыл мәйданда тимераякта шуарга теләгән 9 яшьлек Дмитрий Ощепковның теләген үтәргә һәм Россия Президентының кайда эшләвен күрергә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев