Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов гаилә бәхете рецепты белән уртаклашты

ТР Президенты республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

Гаиләләр төрле була, ләкин гаилә бәхетенең рецепты һәркемдә бертөрле диярлек: бер-берсен ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз битендә язып чыкты, республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

"Гаилә - һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхетенең рецепты барысында да да бертөрле диярлек. Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна 60 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта гомер итә - алар ике кыз үстергәннәр, хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына шатланалар. Аларның тормышы Түбән Кама белән аерылгысыз бәйләнгән - Иван Васильевич яңа шәһәр төзүгә килүчеләрнең беренче отряды составында булган», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

«Бер-береңне ярату һәм булган проблемаларны бергә хәл итү - Балтач районыннан биш бала үстерүче Фирая һәм Булат Зыятдиновларның да шул ук рецепт. Казаннан Хафизовларның гаиләсе әле бик яшь, әмма алар өчен дә гаилә нигезе - ышаныч һәм үзара ярдәм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Котлау ахырында Татарстан Президенты, чын мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итүен ассызыклады һәм барлык кешеләргә дә бер-берсен һәм гаилә бәхетен саклауларын теләде.

Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен 8 июльдә бәйрәм итәләр. Бу көнне Рус православие чиркәве изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромских турында искә ала, алар элек-электән Русьта гаилә һәм никахның яклаучылары булып саналган. 2008 елдан бәйрәм гомуммилли дәрәҗәдә билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев