Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов эш көне нәрсәдән башлануын сөйләде

ТР Президенты иртәсе зарядка ясаудан һәм республика телеканаллары программаларын карудан башлана

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе зарядка ясаудан һәм республика телеканалларындагы программаларны караудан башлана.

Бу хакта ул журналистларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә килгәч сөйләде. Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның эш көне гадәттә иртәнге сәгать 5тә башлана.

"Иртән торып, физкультура белән шөгыльләнгәндә, "Мәйдан" яки ТНВ куям", - дип уртаклашты ул.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңалыклар гына карамый. Зарядка вакытында аңа иртәнге "Башваткыч" ("Головоломка") программасын карау ошый, анда музыканы белергә яки кроссвордлар чишәргә кирәк. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ телеканалында башлана. Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртә ул татарстанлыларга хәерле иртә теләп, эш кабинетыннан фотография куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев