Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин үземнән мондый нәтиҗә көтмәдем!»

Бүген 31 гыйнвар һәм «Маяк» спорт базасында җанлылык, балалар чыр-чуы, дулкынлану хисләре белән катнаш күтәренке кәеф хөкем сөрә. Чөнки бәйге биредә, җәмәгать! Беренче тапкыр иң яшь яшел үзәнлеләр – 9-10 яшьлек III – IV сыйныф укучылары арасында 500 метр дистанциядә чаңгы ярышы.

Катнашучыларга ка­­­­раганда, балалары өчен җанатарга килгән ата-аналарның күбрәк борчылуы күзгә ташланып тора.


– Безнең кыз беренче тапкыр катнаша әле мондый зур ярышта, әлегә кадәр шул мәктәп тирәсендә генә иде, – ди, үзен Камилә исемле кызның әнисе Гүзәл буларак таныштырган ханым. – Рәтләп йоклый да алмадым хәтта. Ичмасам монда йөрергә дә килгәнебез булмады, үзебезнең яндагы урманга гына чыкканыбыз бар. Кызым үзе тыныч, мин менә дулкынланам. Аллаһка тапшырдык!
Ярыш бик «кызу» булды. «Маяк»ка җыелган халыкның трассадагы балаларны чын күңелдән канатландырып, көч биреп торуларын күрсәгез икән! Бәлки шуңадыр, алар әйтерсең канатларда очтылар! Молодцы!
– Ооо, мин үземнән мондый нәтиҗә көтмәгән идем, – дип көлә Адель. – Катнашасым да килмәгән иде. Чөнки чаңгыга караганда чана белән дусрак мин.  Ярый әле ризалаштым, шундый ошады! Бигрәк тә алда баручыны куып җитеп узып киткәндә күңелле.
Күңеле төшкән бер баланы да күрмәдем мин биредә. Хәтта егылып, артта калучыларның да авызлары ерык иде. Яшь спортсменнарга бәяне физкультура укытучылары, 4нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары куйды. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң шәп чаңгычылар һәм мәктәп командасы билгеләнде, аларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Чарага йомгак ясагач та, балалар таралышмады әле, чөнки алар өчен чәй табыны әзерләнгән иде, рәхәтләнеп сусауларын бастылар, бер-берсе белән аралашып, күңелле ял иттеләр.

Илcөя Завилейская фотолары.


Ярыштан фоторепортажны рәхим итеп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Яшел Узэн Спорт Спорткомплекс Маяк лыжня 2018 соревнования лыжные гонки