Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә 10нчы гимназия җиңүче

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту. 

Республикакүләм бәйге-акциядә Яшел Үзән районыннан 12 мәктәп катнашты. 
26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә әлеге бәйгедә актив катнашкан Яшел Үзән мәктәпләре укучылары Бауман урамында узачак чарага-бүләкләү тантанасына чакырылдылар. 
Бәйгедә җиңүче – 10 нчы гимназия укытучылары һәм укучылары әлеге бәйге шартлары, тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар: 
Татарстан Республикасында «Мин татарча сөйләшәм» бәйге - акциясе үтте. Акциянең төп максаты – кешеләрне, бигрәк тә рус телле яшьләрне, укучыларны татарча аралашырга, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнергә кызыксыну уяту, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; татар телендә сөйләшүгә өндәү, кулланылыш даирәсен киңәйтү. 
Яшел Үзән мәктәпләре укучылары да бу акциягә бик теләп кушылды. 
«Мин татарча сөйләшәм» бәйге - акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары нигезләмә буенча таләп ителгән 10 биремне үтәде. Беренче итеп, үткәреләчәк чаралар планын төзедек. «Татар телендә 150 сүз» дип исемләнгән буклет – сүзлекләр, акциянең билгесе (логотибы) булган ябыштыргычлар әзерләдек. Акция 21 нче февраль -Туган тел көнендә башланды. Бәйрәмдә татар теле турында шигырьләр сөйләдек, җырладык, уеннар уйнадык, викторина үткәрдек. Яшел Үзән шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтә торган урыннарында-китапханәдә, сәүдә үзәкләрендә, даруханәдә, почтада, ашханәдә, урамда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен дәвам иттек: шарлар, сүзлекләр тараттык, халыкны татарча сөйләшергә чакырдык. 
Быелгы акциянең балаларга бик кызыклы булган биреме - мультфильм тәрҗемә итү булды. 8в сыйныф укучылары «Канатлар», «Айчык», «Иң зур дус» әкиятен татарчага тәрҗемә итеп яздырдылар. «Мин татарча сөйләшәм!» дигән музыкаль клип төшердек. Укучылар социаль челтәрләрдә фәнни-популяр тематикага постлар куйдылар һәм инфографикалар әзерләделәр. Бу бирем авыр да, кызыклы да, файдалы да булды. Укучыларыбыз TED Ed аннимацион ролик тәрҗемә итеп, үзләре тавыш куйдылар. 

Тулырак язманы газетабызның 15 май санында укый аласыз.

Лилия Замалиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев