Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин исән-сау, мин бар, мин тере!»

Тамаша кылучыларның күзләренә яшь китергән, тән буенча «кырмыскалар» йөгерткән, күңелдә телебезнең яшәвенә өмет уятырлык әлеге сүзләр, «Йолдызлык» балалар бакчасында узган «Тел ачкычлары» дип исемләнгән Төбәкара мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйгесендә кечкенә генә кызчык сөйләгән шигырь юллары. Ә анда көч сынашучы сабыйларның телебезне, гореф-гадәтләребезне, нәсел шәҗәрәләрен искитәрлек дәрәҗәдә белүе, татар теленең чынлап та гомерле булуына ышаныч тудыра.

Бөтендөнья татар конгрессы, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе, шәһәребезнең «Йолдызлык» прогимназиясе тырышлыгы һәм «Иликом» АЗС директоры Илшат Бикмуллинның риясыз ярдәме белән оештырылган әлеге нәниләрчә булмаган җитди бәйге бүгенге көндә бик зур һәм кирәкле эш башкара. Монда чыгыш ясаган 14 бала белән ерак китеп булмый, дип уйласагыз, ялгышасыз. Анда районыбыз балалар бакчаларындагы һәр тәрбияләнүче катнашып, көч сынашуга иң-иңнәре генә сайлап алынган. Хәтта быел Казаннан килүчеләр дә бар, димәк, «Тел ачкычлары»ның колачы елдан-ел киңәя.
– Татар телебез катлаулы сынау аша үтә торган авыр заманда яшибез. Әмма сезнең кебек балаларны күргәч, күңел күтәрелә. Кечкенәдән ике телне белеп, яратсалар – безнең балаларның да, үзебезнең дә киләчәгебез бар! – дип бәйгене ачык дип белдерде, Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова.
Милли киемнәргә төренгән конкурсантлар өч этапта көч сынашты: «Горурланам мин нәселем белән» шәҗәрә бәйгесе, «Газиз туган телем» викторинасы (сорау-җавап) һәм «Иҗади номер» (җыр, бию, нәфис сүз). Мәртәбәле жюри әгъзаларына бик авыр булгандыр мондый талантлар арасыннан кемне дә булса аерып билгелисе. 6-7 яшьлекләргә хас булмаганча су буе текст-шигырьләрне бер ялгышмыйча чатнатып татарча сөйләп, нәсел агачы белән дә таныштырдылар. 4,6, хәтта Аяз Нурмөхәммәтов (КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясе) кебек 11 буын бабасына кадәр белүчеләр дә бар иде.

 

“Тел ачкычлары” Регионара мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйгесендә катнашкан конкурсантлар исемлеге

Номинантлар:

  1. Зөләйха Хәбибрахманова – 21нче “Күгәрчен күзе” б/б – “Милли тамчы”
  2. Зилә Гатауллина – 34нче “Гөлчәчәк” б/б – “Бәләкәй йолдызчык”
  3. Сәмирә Гыйльманова – 32нче “Әкият” б/б – “Тамашачы мәхәббәте”
  4. Вәлиева Зәринә – 9нчы “Аленушка” б/б – “Милли горурлык”
  5. Эвелина Вәлиуллина – 54нче “”Йолдызчык” б/б – “Нәни йолдызчык”
  6. Раидә Госманова – 415нче б/б (Казан)  - “Моңлы сандугач”

Урыннар:

III – Мәдинә Гыйззәтова – 53нче “Шатлык” б/б

III – Яна Ильина – 18нче “Салават күпере” б/б

III – Аяз Нурмөхәммәтов – КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясе (Казан)

II – Камил Әшрәпов – 10нчы “Йолдызлык” б/б

II – Азамат Шәмсетдинов – 24нче “Күкчәчәкләр” б/б (Осиново)

II – Эльвина Мәгъсүмова – 31нче “Чишмә” б/б

I – Ясминә Шакирова – 112нче б/б (Казан)

I – Нияз Әхмәтханов – 33нче “Алсу чәчәк” б/б

Илсөя Завилейская фотолары.
Тулы материал газетаның җомга санында (№15).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ата-аналар белән озак еллар буе хезмәтен куйган Клара Мардановна әллә авырып киттеме? Җаннарны уятып, балалыбызныда яратырга өйрәткән - изге күңелле, зур хөрмәткә лаек шәхесне күрәсе иде. Безнең балаларыбыз күрмәгән, ата-аналар танымаган кемнәр соң балаларыбыз арасында?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балаларның нечкә күңеленә сак кына карау кирәк һәм артык таләпләр куярга ярамый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чара матур хэм кунелле генэ тугел, файдалы хэм БИК эчтэлекле булды. Татар жанлы балалар устеруче эти- энилэргэ, туган телем дип жан атып эшлэуче тэрбиячелэргэ, оешиыручыларга зур рэхмэт. 5-7яшендэ узенен ерак бабаларын белгэн, алар белэн горурланган бу балалар бэйрэмнэн яхшы кэеф, жылы хислэр белэн таралыштылар.

        Теги: Зеленодольск конкурс дети Созвездие детский сад Йолдызлык

        2
        X