Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мин авылны сайлыйм!

Авылларның шундый хәлгә калуын сизми дә калдык бугай. Һәрберебезнең үз баласын зур шәһәрдә, матур кәчтүм-чалбардан ниндидер офиста, яхшы эштә күрәсе килде. Теләгебезгә ирештек. Авыллар бушап калды.

Урамга чыксаң, каш өстенә кулын куеп шәһәр ягыннан баласы күренмиме икән дип, юлны күзәтүче олы яшьтәгеләр, ә әлегә ябылмый калган мәктәп бусагасын атлап керсәң, якын-тирә авыллардан җыелган берничә дистә укучы. Әйе, шул балалар хисабына, бик зур булмаса да, киләчәккә өмет әлегә бөтенләй үк юк түгел. Һәм шул, туып-үскән кече ватанга карашны үзгәртеп, мәхәббәт тәрбияләү  юнәлешендә эш балалар бакчасыннан ук бара. Районыбызда  Республикакүләм  «Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой!» һәм «Я выбираю село» кебек проектлар тормышка ашырыла. Беренчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм I - IV сыйныфлар  арасында булса, икенчесендә алардан зуррак укучылар көч сынаша.
БИШНӘдә кайчандыр гөрләп торган урта мәктәп хәзерге вакытта эшләвен башлангыч белем бирү статусында дәвам итә. Шундый зур, төзек һәм матур бина бүгенге көндә әйтерсең Республикакүләм конкурслар уздыру өчен генә кирәк! Әллә нинди аңлаешсыз заманда яшибез. Үзеңдә менә дигән мәктәп була торып, күрше авылга укырга йөр инде! Элек өч бала өчен мәктәп ачканнар, хәзер берничә дистә дә аның ябылуына киртә була алмый...
  Ни генә булмасын, биредә эшләүче педагог­лар, бар күңел җылысын, бар тырышлыкларын куеп, хезмәт итә. Алар төпле белем нигезе салган укучылар башка мәктәпкә киткәч тә сынатмый. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин да мактау сүзләрен әйтми кала алмады:
– Хәзер мәктәп коллективы кечкенә генә булуына карамастан (штатта сакчылары белән 16 кеше), авыл тормышында башкарган рольләре бик зур. Алар авылның җаны, дияргә була. Ул 9 май, Сабантуй, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә багышланган чаралар – барысы да укытучылар һәм балалар тырышлыгы. Һәм чыгышлар бик югары дәрәҗәдә әзерләнә. Рәхмәт аларга!
«Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой!» мәктәпкәчә яшьтәге һәм I – IV сыйныф укучыларының проект һәм иҗат эшләре Республика семинары 2014 елдан бирле Бишнә башлангыч мәктәбе базасында уздырыла. (Оештыручылары: Республика олимпиада үзәге, Бишнә мәктәбе һәм Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе).  Ул быел да Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән күпсанлы конкурсантлар алдында кунакчыл ишекләрен ачты. Лаеш, Югары Ослан, Теләче, Арча, Әтнә районнарыннан, Бөгелмә һәм Казан шәһәрләреннән килүчеләр осталыкларын күрсәтте. Балаларыбыз чын мәгънәсендә талантлы. Алай гына да түгел, теле-телгә йокмый, фикерен катгый итеп җиткереп, төпле дәлилләр белән үз хезмәтен чатнатып яклый да белә әле алар. Нинди генә эшләнмәләр, нинди генә темага проектлар юк! Шул сабыйлар хәзердән үк туган җирләренең экологлары да, геолог-биологлары да, ботаниклары да, агрономнары, хуҗалык белгечләре, эшмәкәрләре дә. Шундый җитди бәйгедә катнашу өчен күп хезмәт куярга кирәк.


Теманың дәвамы газетаның җомга санында (№24).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бер нәрсәне аңламадым монда.... Нишләп Бишнә турында язылган ә фотоларда Бишнә түгел ә Карауҗа мәктәбе?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Анлар очен газетада бастырылган дэвамын укырга кирэк)))

      Теги: Яшел Узэн районы авыл Карагуҗа яшьләр