Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин авылны сайладым!» дигәнне ишетергә язсын!

Авылларыбызның киләчәге бармы, аны ничек саклап калыр га һәм башка шул мәгънәдәге сүзләрне еш ишетәбез бүгенге көндә. Әмма сөйләп кенә ерак китеп булса икән ул.

Туган ягыңны яратуны үз үрнәгеңдә, эш-гамәлләрең белән күрсәтү кирәк, минемчә. Әнә, Карагуҗа мәктәбендә балаларны бу юнәлештә кечкенәдән тәрбияләргә алынганнар. Биредә укучыларның «Мин авылны сайлыйм» фәнни-тикшерү проектлары һәм иҗади эшләренең республика бәйгесе 10нчы тапкыр уздырыла. география се дә елдан-ел киңәя. Мамадыш, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Әлки һәм башка бик күп район мәктәпләреннән килгән кунаклар белән зал шыгрым тулы иде. 

Балалар бәйгене «Без телибез җиргә бәхетле киләчәк» җыры белән ачып җибәрде. Мәктәп директоры Илшат Рәхимов катнашучыларның барысына да уңыш лар теләде: «Ел саен сезне үзебезнең җирлектә шатланып кабул итәбез. Ераклардан килеп әлеге конференциядә катнашуыгыз өчен рәхмәт! Шундый балалар үсүенә сөенәбез, димәк, авыллар әле юкка чыкмаячак, сездә ышанычлы киләчәгебезне күрәм. Кулларыгызга өлгергәнлек аттестаты алгач та: «мин авылны сайладым!» – дигәнегезне ишетәсе иде. Уңышлар сезгә!» Ә инде авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗев: «Менә мин үзем дә башкаларга үрнәк күрсәттем. Шәһәрдә укысам да, авылга эшкә кайттым, авылны сайладым», – дип үз сүзен нык итеп әйтте. Гомумән, бу җирлектә каланы ташлап, салага кайтучы яшь гаиләләр күп. Кайберәүләре белән газетабызда сезне дә таныштырырбыз әле. 


Авыл тормышына, экологик чис талыкка, тарихына битараф булмаган, аның әһәмиятен аңлаган 200дән артык укучы җыел ган иде бирегә. Кунак буларак берничә секциядә булырга туры килде һәм укучыларның, курык мыйча сөйләүләре, жюри әгъзаларының сорауларына төгәл аңлатып җавап бирүләре сокландырды. Ныклап әзерләнеп, өйрәнеп килгәннәре әллә каян күренеп тора. Һәм бу балаларның барысы да авылда төп ләнеп калмаса да, туган якларын яратуларына, битараф булмауларына иманым камил. 


Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшләрен дәрәҗәле комиссия – Казан федераль университеты галимнәре һәм укытучылары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» методистлары һәм башкалар бәяләде. Бәйгедә катнашып, үз туган ягы, аның чишмәләре, табигатен күзәткән, бүгенге көн өчен мөһим экологик мәсьәләләрне күтәргән, аларны чишү юлларын эзләгән укучыларны һәм фәнни җитәкчеләрен җиңүләре белән котлап, иҗади уңышлар теләп калабыз. Бүгенге көн өчен актуаль булган темаларны күтәреп чыккансыз икән, сез инде барыгыз да җиңүче. 


Илсөя Завилейская фоторепортажы yashel-uzan.ru сайтында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев