Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милләттәшебез Алинә Заһитовага багышлана

Норлатта яшәүче шагыйрь Роберт Тимершин иҗатының бер тәлгәше

Алга атла, атла талмыйча

 

Ташкындай син кердең зур спортка,

Милләтебез кызы Алинә.

Күпме илләр вәкилләрен отып,

Алып килдең Җиңү таңына.

 

Татар гаиләсе вәкиле булгач,

Ошамады әле күпләргә.

Сирәк күрсәтергә тырыштылар,

Күтәрсә дә безне күкләргә.

 

Тырышлыгың синең ис китәрлек,

Бик катлаулы синең чыгышлар.

Тын да алмый карадык без сине,

Шатлык алып килде минутлар.

 

Татарларга караш үзгәргәндә

Синең җиңү үзе зур адым.

Яула әле  яңа җиңүләрне,

Тарат илгә татарның данын.

 

Татар матбугаты нык таратсын,

Милләт данын, милләтнең телен.

Бары шул чак  милләт үсеш алыр,

Телне саклыйк, киптермик күлен.

 

Зур казаныш алып кайттың безгә,

Чал тарихка керде исемең.

Данлы юлың зур уңышка илтте,

Телик аны дәвам  итүен.

 

Күтәрдең син безне күкләргә,

Маяк булдың безгә, күпләргә.

Алга атла, атла  талмыйча,

Җиңү килсен читтә калмыйча.

 

Роберт Тимершин,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: