Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли проектлар тормышка аша

ТР муниципаль районнарында «Демография» милли проекты эшли. Аның тормышка ашырылуын «Бердәм Россия» партиясе контрольдә тота. Фракция инициативасы белән республикабыз Дәүләт  Советында бу максаттан махсус хезмәт төркеме булдырылды. 

Конкрет объектларга чыгып тикшерү чаралары башкарыла.
Татарстанда 2019-2021 елларда милли проектларны тормышка ашыру өчен 44,6 млрд. сум тотылачак. Республикада 127 сәламәтлек саклау объектлары модернизациясенә һәм төзелешенә 5,7 млрд.сум бүленәчәк, ә 151 мәгариф объектына (балалар бакчаларын санамыйча), милли проектлар буенча 6 млрд.сум уза. Балалар бакчаларына килгәндә, аларның төзелеше аерым «Демография» милли проектына кертелгән һәм модернизацияләнәчәк – төзеләчәк 114 объектның бюджеты 8,2 млрд.сум тәшкил итә.
«Демография» өлкә милли проектын тәшкил итүче 2019 елгы өлкә проектлары:
Өлкән буын – 546 млн.сум.
Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм – өч яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру – ­­
4 ­232 млн.сум.
Спорт – яшәү нормасы – 851 млн.сум.
Бала туган гаиләләргә финанс ярдәм – 1 310 млн.сум.
Милли проект кысаларында, төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларда эш барышын муниципаль районнарда яшәүчеләр дә контрольдә тота ала. Бу юнәлештә махсус VMESTE.TATAR сайты булдырылды. Кешеләр үзләре шул объектларны фотога төшереп, Фотоконтроль акциясен оештыручыларның  np.photomat@yandex.ru. почтасына җибәрә. Алга таба һәр теләгән кеше алар белән таныша һәм Татарстанның һәрбер муниципаль районында Милли проектларның тормышка ашуы буенча мәгълүмат белә ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев