Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли мәдәни үсеш үзәге ачылды

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә эшлекле визит белән килде һәм Мәдәни үсеш үзәген ачу тантанасында катнашты.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында салынган объект төзелеше 2021 елда башланган иде. Мондый үзәк Россиядә беренче. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзәк федераль һәм республика акчаларына төзелгән.

Мондый үзәкләр булдыру – яңа федераль инициатива, әмма иң мөһиме, бу үзәк – безнең илдә беренче, һәм мин барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Без күргәннең барысы да – җәмәгать киңлекләре дә, мәктәпләр дә, мондый мәдәният үзәкләре дә – гражданнарыбызның тормыш сыйфатын арттыру өчен эшләнә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

– Биредә һәрвакыт яшьләр, балалар шөгыльләнсен тормыш кайнасын иде.

Кунаклар иҗади сыйныфларны карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Үзәкнең җитәкчесе итеп Эвелина Ямщикова билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев