Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли бәйрәм Сабантуй якынлаша

Июнь аена аяк бастык, димәк тиздән мәйданнарда халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабантуй гөрлиячәк.

 

Быел безнең авылда булырмы, кайчан икән дигән сорауларны укучыларыбыздан еш кабул итәбез.
Инде алдан хәбәр иткәнчә, район җирлекләрендә Сабантуй 11 июньдә оештырылачак. Төгәлрәк әйтсәк, бу көнне милли бәйрәмебез Васильево, Карамалы Тау, Осиново бистәсендә, Норлат, Олы Ачасыр, Зур Ключи, Олы Карагуҗа, Олы Шырдан, Күгәй, Күгеш, Бело-Безводное, Карашәм авылларына узачак. Бишнәгә кичке Сабантуйга рәхим итегез.
Авыл көне 18 июньдә – Бакырчы, Татар Танае, Мулла Иле, Бәчек авылларында гөрлиячәк. Шул ук көнне Кече Шырдан кунакларны Чишмә бәйрәменә дәшә. Бәйрәм 25 июньдә Авыл көне буларак, Олы Яке, Тау Илендә дәвам итәчәк. Димәк, җырлап-биеп, күңел ачасылар алда әле. Дөнья мәшәкатьләрен онытып, күптән күрешмәгән дуслар, сабакташлар белән очрашып, рәхәтләнеп ял итик, дуслар. Ә инде Яшел Үзән сабан туе, гадәттәгечә, Мирный бистәсендәге каенлыкта, 12 июньдә оештырылачак. Милли бәйрәмнәребезгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев