Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: «Яшел Үзәнгә судно төзелеше көллияте кирәк»

Уку йортының язмышы турында бүген Яшел Үзән хакимиятендә фикер алыштылар.

Шәһәр мэры Михаил Афанасьев белән очрашуда «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры Александр Филлипов, корпорация һәм завод белгечләре, ЯҮМР башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева, шәһәрнең уку йортлары директорлары катнашты.

Иң мөһим сорауларның берсе - судно төзелеше техникумы язмышы. Бүген шундый исемдәге мәгариф учреждениесе инде тарихта. Техникум базасында «А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ» югары белем бирү ФДБМУнең Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре институты (филиалы) ачылды. 2022 елга кадәр институт Казанга күчәргә тиеш.

- Безгә база белеме биреләчәк судно төзелеше көллияте кирәк. Ул кирәкле булыр дип ышанам. Бу юнәлештә эшләячәкбез, - диде Михаил Афанасьев.

Бүген Яшел Үзән механика көллияте базасында 75 студент судно төзүчеләр белгечлеге ала. Киләсе елга бу белгечлеккә дәүләт заказы инде 100 кеше, бу аның даими ихтыяҗы турында сөйли.

Очрашуда шулай ук Яшел Үзән муниципаль районында «Үсеш локомотивлары» федераль партия проекты кысаларында «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ платформасында «Profстажировка» социаль проектын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев