Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: "Яшел Үзәнгә елга вокзалы бик кирәк"

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясаганда, Яшел Үзән районы башлыгы Казан агломерациясенең транспорт инфраструктурасы темасын кузгатты.

Ул елга транспорты үсешенә аерым игътибар бирде.

– Шундый мисал китерәм: безнең Зөя утрау-шәһәрчегенә ел саен 700 меңгә якын турист килә. Барлык кунаклар диярлек утрауга автомобиль транспорты белән килергә мәҗбүр. Шул ук вакытта безнең агломерация кысаларында транспорт артериясе буларак Идел елгасы бар.
Мәсәлән, Яшел Үзәннең 100 меңлек халкы булган шәһәрендә Елга вокзалы да, пассажирлар суднолары өчен причал да юк.

Михаил Афанасьев республика Президентыннан Яшел Үзәндә Елга вокзалын проектлауда һәм төзүдә ярдәм итүне сорады.

Район башлыгы сүзләренә караганда, бу эчке туризм үсешенә яңа импульс бирәчәк һәм агломерация элемтәләрен ныгытуга хезмәт итәчәк.

- Безнең Горький заводының төрле типтагы пассажир суднолары җитештерүен исәпкә алып, җитди инфраструктура һәм сервис базасы бар, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.


ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев