Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзәндә күп фатирлы йортлардагы капиталь ремонт барышын тикшерде

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Тургенев, Паратская, Фрунзе урамнарындагы йортларда булды.

Шәһәр һәм район җирлекләрендә капиталь ремонт программасына барлыгы 33 йорт кергән. Эшләрнең гомуми бәясе 320 миллион сумнан артык.

 

Эш сәфәре барышында Михаил Павлович башкарылганннарга бәйсез бәя биргән халык белән аралашты.

- Безгә бик ошый, эшчеләр барысын да тиз, пөхтә эшли. Уңайсызлык бар инде, әмма нәтиҗә өчен түзәргә дә була. Капиталь ремонтка бик шатбыз, зур рәхмәт! – дип билгеләп үтә яшел үзәнлеләр.

 

Әмма территорияне төзекләндерү буенча берничә мәсьәлә калды. Шулай итеп, Паратская урамындагы 4 нче йорт ишегалдында яшәүчеләр Михаил Афанасьевка ишегалды ялы өчен уңайлы мәйданчык оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

- Әйе, монда балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы һәм күп функцияле урын кирәк. Тырышырбыз! – дип шәһәр мэры урында ук җаваплы хезмәтләргә ишегалды концепциясен эшләргә кушты.

 

Моннан тыш, махсус комиссия агымдагы елның мартында көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән Ленин урамы буенча 39а йортына чыкты.

 

Биредә бинаның җимерелгән өлеше, балконнар торгызылган, инженерлык коммуникацияләрен үткәрүгә әзерлек бара, фасад штукатурланган. Тиздән эшчеләр подъездларны ремонтлауга керешәчәк. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев