Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзәндә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт барышы белән танышты

Тикшерү барышында 4 йорт каралды: Фрунзе урамы - 24, Заикин урамы - 14/2, Гоголь урамы - 53 һәм Тургенев урамы - 6.

Капиталь ремонт программасы буенча йортларда түбә, фасад, подвал, йорт эчендәге кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм электр белән тәэмин итү инженерлык челтәрләре ремонтлана. График буенча әлеге эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. - Без барысын да стандартлар буенча кешеләр өчен эшлибез! Яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алырга, җыелышлар үткәрергә һәм уртак карарга килергә кирәк, бу безнең төп бурычларыбызның берсе, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Барлыгы Яшел Үзән районында хәзерге вакытта гомуми милекне капиталь ремонтлау региональ программасы буенча 33 йорт төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев