Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев үрмәкүч костюмын тапты һәм Яшел Үзән балаларының теләген үтәде

Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев дүрт бала теләген үтәде.

Ул аларның открыткасын «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып алган иде. Саша Кыш Бабайдан үрмәкүч костюмын сорый. Михаил Афанасьев малайга бүләкне озак эзләгәнлеген сөйләп тә күрсәтә. Әлбәттә костюм табыла, чөнки Яңа елда барлык теләкләр дә үтәлә.

Дима исә "Hot Wheels" машинасы җыелмасы турында хыяллана, ә Данил - балалар самокаты. Яшел Үзән мэры балаларга теләгән бүләкләрен тапшырды. Шулай ук, баллы җыелмалар да бирелде. Район башлыгының иҗтимагый ярдәмчесе Алеся Лежнина Елизаветаның теләген үти, ул роликлар һәм курчак сораган була. Бу балаларның барысы да "Гнездышко" приютында тәрбияләнә.

Михаил Афанасьев Яшел Үзәндә яшәүче Артем Мирзаевка да кунакка керде. Ул үзенә велосипед бүләк итүләрен тели. Моннан тыш, район башлыгы аңа һәм аның бер туганнарына татлы бүләкләр, әнисе Иринага чәчәкләр һәм Яшел Үзән музыка театрына билет тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев