Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев «Макдоналдс» ресторанын төзү өчен төрле территорияләрне карарга кушты

Горький исемендәге мәдәният йорты янындагы мәйдан бу объектлар исемлегенә керми.

Бүген Яшел Үзән мэры, шәһәрне карап чыгу кысаларында, «Авангард» стадионында һәм Горький исемендәге паркта булды.

Элеккеге «Джумба» күңел ачу комплексы янында шәһәр башлыгы реконструкция көтә торган бинаның хәзерге милекчеләре белән очрашты. Биредә гаилә ялы өчен урын булдыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыру өчен партнерлар эзләнә. Михаил Афанасьев башлангычны хупларга вәгъдә бирде.

Моннан тыш, Яшел Үзән шәһәр прокуроры Сергей Егоров белән бергә мэр шәһәр күле территориясен дә карап чыкты. Аны чистарту буенча чаралар планын эшләргә кушты. Шулай ук биредә яктыртыла торган музыкаль фонтан эшләү мәсьәләсен дә уйларга кирәклегенә басым ясалды.

Шулай ук «Полукамушки» тарихи кварталы да каралды. Монда территорияне тәртипкә китерү һәм инвесторлар белән эшне көчәйтү буенча җаваплы белгечләргә йөкләмә бирелде.

Михаил Афанасьев шәһәрне, шул исәптән, «Макдоналдс» ресторанын урнаштыру урыннары буенча да йөреп чыкты. Чөнки бу мәсьәлә буенча халык арасында шау-шу кузгалды. Бүгенге көндә ресторанны урнаштыру вариантлары бар, бу - «Авангард» стадионы да, Мирный микрорайоны да. Шәһәр яшьләре «Полукамушки» тарихи кварталы кебек территорияне дә тәкъдим итә. Карар әле кабул ителмәгән, шәһәрлеләрдән имеш-мимешләргә һәм фейкларга ышанмауларын, ә бары рәсми чыганакларга гына таянуларын сорыйбыз.

Яшел Үзән мэры ресторанның төрле территорияләрен карарга кушты. Шунысын ассызыклыйбыз, Горький исемендәгә мәдәни үзәк янындагы урман паркы бу исемлеккә керми. Моннан тыш, ул анда бернинди урман киселмәячәген, ә «Макдоналдс» ның яңа предприятиесе төзелешен иҗтимагый фикер алышуга тәкъдим итәргә һәм шәһәр төзелеше советында карарга кирәклеген хәбәр итте, аннары гына дөрес карар кабул итәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X