Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев «коррупциясез дөнья»конкурсында җиңүчеләрне котлады

Яшел Үзән районында Иҗтимагый совет белән берлектә 1 майдан 31 майга кадәр 7-18 яшьлек балалар арасында «коррупциясез дөнья» дип исемләнгән муниципаль балалар иҗаты конкурсы үткәрелде.

Район башлыгы исеменнән 6 җиңүче бүләкләнде.

«Плакат/рәсем» номинациясендә - 14 нче лицейның 3А сыйныф укучысы Ралина Моратова һәм  укыту-тренировка курсы укучысы Данил Зубринский.

«Тематик эссе» номинациясендә - 2 нче Васильево мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Елизавета Кадникова һәм 16 нчы мәктәпнең 8А сыйныфы укучысы Алексей Кошкин.

«Видеоролик» номинациясендә 17 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Мария Хорина җиңде.

Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән район Иҗтимагый советы секретаре, «ЮЛА» балалар әдәби берләшмәсе җитәкчесе Алена Жилкина һәм район башлыгының социаль өлкәдә җирле үзидарә органнарын координацияләү буенча җәмәгать ярдәмчесе Алеся Лежнина бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X