Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Горький исемендәге завод ветеранын юбилее белән котлады

Анна Ивановна Назаровага 95 яшь тулды. Аны шушы вакыйга белән котларга Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм Горький исемендәге заводның социаль мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фердинант Хөснетдинов килде.

Кечкенә чагында Анна Ивановна ятим кала. Башта әбидә, аннары апасында, аннары балалар йортында тәрбияләнгән. 1942 елда 16 яшьлек Анна үзенең хезмәт юлын башлый. Солдатлар өчен кием тегү остаханәсендә эшли. 1948 елда яңадан балалар йортына кайта, ләкин инде тәрбияче сыйфатында, ә 1950 елда Горький исемендәге Яшел Үзән заводына урнаша, анда 31 ел эшли.

Анна Ивановна ике бала тәрбияләгән. Аларның өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев