Михаил Афанасьев «Бердәм Россия »нең XX съездында катнашты
19 июньдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең XX съезды узды. Аның эшендә партиянең Яшел Үзән җирле бүлеге секретаре, Яшел Үзән шәһәре башлыгы Михаил Афанасьев кергән Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашты.
Съезд эшенә партия рәисе Дмитрий Медведев старт бирде. Пленар утырыш барышында делегатлар алдында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Съездда партиянең сайлау алды программасының төп юнәлешләрен һәм сентябрь сайлауларында аны тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеген расладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев