Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» судноларын суга төшерү тантанасында катнашты.

Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин»проектларының ике судносын суга төшерү тантанасы булды. Суднолар «Төньяк диңгез юлы" федераль максатчан проекты кысаларында төзелде.

Хөрмәтле кунаклар арасында - Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры @madeintatarstan Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев @mikhail . afanasyev18 "Росатом" дәүләт корпорациясенең Төньяк диңгез юллары дирекциясе директоры урынбасары # rosatom_ru Максим Кулинко һәм башкалар бар иде.

 

- Гадәттәгечә без судноларга нигез салабыз, аларны суга төшерәбез, әмма һәр вакыйга чын бәйрәм булып тора. Бала туган, һәм без аны бала тудыру йортыннан чыгарабыз кебек. Яшел Үзән һәм Горький заводы - бербөтеннең ике өлеше, безнең кешеләр - безнең горурлыгыбыз! – дип, билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

 

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Рамил Әхмәтетдиновны бүләкләделәр. Моннан тыш, Михаил Афанасьев Алим Ширинскийга, Марсель Сәлимуллинга, Игорь Хорьковка Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

«Диңгез инженерлык бюросы» эшләнмәсенең BLV03 проекты суднолары Ice3 боз класслы лоцмейстерлык судноларыннан гыйбарәт һәм навигация җайланмалары чараларын ташу һәм аларга хезмәт күрсәтү; навигация җиһазларының һәм радиотехник чараларын, белгечләрне,   мөлкәтне яр объектларына китерү, шулай ук Төньяк диңгез юлы акваториясендә сәүдә диңгезен гидрографик тәэмин итү составында башка чараларны һәм эшләрне башкару өчен билгеләнгән.

 
 Судноларны Төньяк диңгез юлы портлары акваториясендә диңгезләрдә куркынычсызлык тәэмин итү һәм порт инфраструктурасын үстерү максатларында эшләр башкару өчен җәлеп итү планлаштырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев