Мидхәт Шаһиәхмәтов татарстанлыларның сорауларына җавап бирә
Яшәеш

Мидхәт Шаһиәхмәтов татарстанлыларның сорауларына җавап бирә

Мидхәт Шаһиәхмәтов социаль челтәрләрдә онлайн-трансляциядә татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Программа 3 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә, 3 сентябрьдә, 17:00 сәгатьтә #Татарстан Онлайн программасының туры эфирында Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан икътисадының үсеше һәм республика эшмәкәрләренә нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сөйләячәк.

 Министр шулай ук кулланучылардан килгән сорауларга онлайн режимда җавап бирәчәк. 

 #Татарстан Онлайн программасы 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында башлана.

 #Татарстан Онлайн программасы агымдагы елның апрелендә эшли башлады.


Нет комментариев