Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәңгелек йортыбызны онытмыйк

Кая бара бу дөнья?! Еш кына, авылдашларыбызның, әле яши дә башламаган килеш, бик иртә яман чирләрдән соңгы юлга китеп баруларын ишеткәч, шулай дияргә яратабыз.

Кемдер экологиянең начар булуын, кемдер ашаган ризык­ларыбызга авыру китереп чыгара торган пальма майлары кушылудан, ә өлкәнрәкләр исә авылыбызны әйләндереп алган телефон башняларыннан күрә бу үлем-китемнәрне. Югыйсә телевизорны кабызсаң, бөтен авыруга дару бар, шәһәрләрдә адым саен даруханә, кай җирең авырта, шунысын эч, тик әҗәлгә генә дару юк.
Барыбыз да бу дөньяда кунак кына икәнебезне еш кабатласак та, барыр урыныбыз – мәңгелек йортыбызны онытып җибәрәбез шул. Ел саен авыл җирлеге май аенда зиратта өмә оештыра. Икенче ел инде авылыбызның бу эшкә нык­лап тотынган шәхси эшмәкәрләре (исемнәрен атаганны яратмыйлар) ярдәме белән биредә тәртип урнаша башлады. Ничә еллар буе киселмәгән корыган агач-куаклардан арындыру, коймаларын тәртипкә китерү алар ярдәменнән башка берничек тә эшләнмәс иде. Зират өстеннән чыгарылган утыннарны мохтаҗларга илтү өчен дә транспорты кирәк бит. Норлат яшьләре лидеры, авыл җирлеге депутаты Ренат Фахретдиновның командасы да өмәләрдә актив катнашып, зират өсләрен агачлардан арындырып чистарту эшләрен башкаралар. Авылыбыз зур булгач, мәңгелек йортыбызның мәйданы да шактый шул. Әле аның тагын бер ягындагы корыган агачларын кисәсе, хәзер җәй җитә, печәнен чабасы бар. Болар бар да чыгымнар таләп итә, бер кешенең дә бушка эшлисе килми, заманы шундый. Инде булган-булган, эш төгәлләнсен өчен, ярдәм кирәк! Изге Рамазан аенда авылдашларга, якташларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә, бәлки «Төньяк Норлат» якташлык җәмгыятенең хәллерәк, абруйлы җитәкчеләребез дә ишетер, зиратыбызны тәртипкә китерү өчен хәлдән килгәнчә ярдәм итәсе иде. Изге урын өчен җыелган сәдакалар беркемнең дә шәхси мәнфәгатьләренә китми, үз кулыгыз белән мәчеткә илтеп бирсәгез, әҗер-саваплы да булырсыз, изгелек тә кылырсыз!

Розалия Ибраһимова.
Норлат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев