Мәгариф министры бәйрәмнәргә каршы укучыларга өй эше бирмәскә чакыра
Яшәеш

Мәгариф министры бәйрәмнәргә каршы укучыларга өй эше бирмәскә чакыра

Россия мәгариф министры Ольга Васильева укытучыларны яңа ел каникулларында укучыларга өй эше бирмәскә чакыра.

- Яңа ел каникулларына өй эше бирмәскә кирәк, - диде Васильева. -Без мәгариф эшчәнлегенә, функциясенә бәйле булган грамоталылыгыбызны югалттык. Балалар кайчак үзләре алган белемнәрне ничек кулланырга икәнен аңламыйча да калалар. Боларны безгә халыкара тикшеренүләр күрсәтә, - дип ачыклык кертте министр. 
Аның сүзләренә караганда, күп кенә ата-аналар балаларның дәреслекләрдә бирелүче өй эшләрен аңламауларына зарлана. Нәтиҗәдә, кайчак  өй эшләрен бөтен гаилә белән төн уртасына кадәр эшләргә туры килә. 


Нет комментариев