Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрергә тәкъдим итте

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен көндезге форматта үткәрергә тәкъдим итте.

Бу хакта ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде.

"Соңгы кыңгырауны мәктәп расписаниесе ничек төзелүенә карап үткәрергә киңәш итәбез. Гадәттә, бу май азагында, кайдадыр - 25 май, кайдадыр иртәрәк узарга мөмкин. Илебезнең барлык мәктәпләрендә бәйрәмне үткәрергә киңәш итәбез", - диде Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Кравцов билгеләп үткәнчә, чыгарылыш кичәләрен 25 июньдә үткәрергә киңәш ителә. "Бу безнең мәгариф системасының традициясе – 25е соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү, - дип өстәде министр. - Шуңа күрә илебезнең барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме дә узачак, һәм, без киңәш иткәнчә, 25 июньдә - чыгарылыш кичәләре».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X