Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәгариф һәм мәктәпкә кагылышлы яңалыклар

1 сентябрь (бу елны 2 сентябрь) – Белем көне, һәр укучы аны түземсезлек белән көтә. Закон чыгаручы шулай ук читтә калмый һәм «Мәгариф турында» федераль законга кайбер өстәмәләр кертә. Бу яңалыкның асылы белем бирү программалары буенча укучыларны челтәр ярдәмендә практик әзерләүне оештыруга кайтып кала.

Әлеге үзгәреш нигезендә, укучылар аерым дисциплиналар, модульләр буенча теоретик яктан гына түгел, практик яктан да әзерләнәчәк. 
Яңалыклар урта һөнәри яки югары белем алучыларга да кагыла. 
Моннан тыш, 1 сентябрьдән югары уку йортларында бюджетта белем алучы студентлар стипендияне 4 процентка күбрәк алачак.

 

Кайбер төбәкләрдә алты көнлек эш атнасы булдырылачак һәм V сыйныфтан башлап икенче чит телне өйрәнү гамәлгә кертеләчәк. 

«Туган тел» яки «Әдәбият» фәннәре кертелмәгән мәктәпләрдә бушлык бетереләчәк. 
Беренче чиратта, бу яңалык укучыларның мәдәни дәрәҗәсен күтәрүгә һәм телнең төбәк үзенчәлекләрен белүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, сентябрьдән кайбер мәктәпләрдә белем бирү прог раммасы шахмат белән тулыландырылачак. Галимнәр бу уенның баланың акыл үсешенә һәм интеллектына уңай йогынты ясавын исбатлаган. Субъект лар дәрәҗәсендә мәктәптә туклану һәм административ эшчәнлек мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертеләчәк. 
Мәктәпләр акрынлап мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен җайлашачак. Балаларны сәламәтлеге һәм инвалидлык торышына карап бүлмәс өчен, хәзер барысы да стандарт мәктәпләрдә белем алачак. Киләчәктә, хәтта, физкультура дәресләре дә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә җайлаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев