Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мезиново-Свияжск юлында фаҗига

Яшел Үзән районының Мезиново-Свияжск юлында кичә юл һәлакәте чыга: “Мазда-3” автомобиле мотоциклчыны бәрдерә.

Имгәнүләрдән мотоцикл йөртүче урында ук үлә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Соңрак билгеле булганча, чит ил машинасы руле артында 49 яшьлек ир-ат исерек хәлдә була. Өстәвенә ул 2018 елның октябреннән 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. “Мазда-3” каршы як юнәлешкә чыгып, Ява-350 мотоциклы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Ир-ат урында ук һәлак була, ә машина йөртүчене район дәваханәсенә җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев