Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Меңнән артык яшел үзәнле яңа тораклы булган

Авария хәлендәге торак йорттан күчерү муниципаль программасына 144 күпфатирлы йорт – 1774 бина кергән. Бу хакта шәһәр һәм район сессиясендә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева җиткерде.

Эшли башлаганнан бирле программадан 47 күпфатирлы йортны чыгарганнар, элек фондка 194 йорт кергән булган. Әлегә 71 гаилә сатып ала торган акчаларын алган, 824 гаиләгә фатир беркетелгән.

Бүгенгә 406 бинадан фатирларга күчерәсе бар, әмма бу эшне суд тәртибендә генә башкарып була.

-Программа шартлары нигезендә авария хәлендәге торак милекчеләренә Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясендә уңайлы торак алу мөмкинлеге бирелә. Алар ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән исемлектән үзләре теләгән фатирны сайлап ала ала, - дип сөйли Матвеева.

Әлеге программа нигезендә торак фонды оешмасы 11 күпфатирлы йорт төзегән. Анда 1122 яшел үзәнле күченгән, әлегә Дәүләт торак фонды фатир сайлап алу буенча конкурска 260 бина чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев