Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган

Менделеевскидагы 10нчы колониядә хөкем ителүче үзенең авыз кырыйларын тегеп куйган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, әлеге хәл 19 мартта булган. 

“Шул ук вакытта хөкем ителүче медицина ярдәменнән баш тарткан, ризыкны даими кабул итә. Хөкем ителүче медицина хезмәткәрләре күзәтүендә тора. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек, госпитализацияләү таләп ителми. Әлеге акциянең демонстратив-шантаж характеренда булуын билгеләп үтәргә кирәк”, – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән.

 

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хезмәткәрләре: "Хөкем ителүче үзенә биредәге шартларны җиңеләйтсеннәр өчен авызын теккән", дип саный.  

 

Ведомство мәгълүматлары буенча, арестант режимны явызларча бозучы булып санала. Ул төркем белән көчләү өчен хөкем ителгән.

 

Хәзерге вакытта тикшерү билгеләнгән. Килеп чыккан хәлнең барлык сәбәпләре тикшерү барышында  ачыкланачак. 

 

МАТБУГАТ РУ САЙТЫННАН АЛЫНДЫ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: