Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Менә дигән психологик бушану бүлмәсе

Татарстан Республикасы федераль янгын сагының 8нче отрядында психологик бушану бүлмәсе 2012 елда ачылды. Башта анда җиһазлар бик аз иде. Әмма, махсус программаларның вакытында гамәлгә ашырылуы сәбәпле, заманча җиһазлар сатып алынды.

Хәзер ул хезмәткәрләрнең тулысынча психологик бушану бүлмәсенә әйләнде. Монда вибромассаж креслосы һәм «Сенсориум» антистресс психофизиологик системасы бар. Белгечләр фикеренчә, бу креслода 5 минут кына утырып торсаң да, ул озак вакытлы йокыны алмаштыра ала. Бу процедурадан соң кешенең күңеле күтәрелә, энергиясе һәм эшкә сәләте арта. Шулай ук бүлмә стресска каршы торучанлыкны, игътибарны арттыру, төрле авыруларда нерв системасы эшен активлаштыру өчен кулланыла торган «Реакор» комплексы белән җиһазландырылган. Гомуми иммунитетны ныгыту өчен ароматерапия аппараты һәм төсләр динамикасы проекторы актив кулланыла. Депрессияләрне, неврозларны, йокысызлыкны профилактикалау һәм дәвалау өчен «Альфария» транскраниаль электростимулятор аппараты, «Психофизиолог» психофизиологик җайланмасы кулланыла.
 

Тулырак мәгълүмат газетның җомга санында.
 

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комната психологической разгрузки