Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медикларга юл бирмәсәң, җәзага тартылачаксың

Бу яңалык үз-үзен әллә кемгә куеп, " Ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирергә яратмаучылар өчен. Мондый затларга карата җәзаны катгыйландыру турындагы закон үз көченә керде.

Аның нигезендә, утларын һәм тавыш сигналын кабызып, чакыру буенча баручы ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән шофер 5000 сум штраф түлиячәк яки өч айдан бер елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк . Моңа кадәр штраф-500 сум, ә машина йөртү таныклыгы өч айга гына алына иде. 
Моннан тыш, "ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирмичә, медиклар пациент янына вакытында барып өлгермәсә, һәм шуның нәтиҗәсендә авыруның хәле нык авырлашса гаепле машина йөртүче 80 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була яки ул ике елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Әгәр дә авыр хәлдәге кеше табиблар килгәнче якты дөнья белән хушлашса "Ашыгыч ярдәм"күрсәтү машинасына юл бирмәгән шоферга дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X