Медиклар гадәттән тыш хәлләргә әзерме?
Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе территориясендә табиб-шәфкать туташлары бригадасының күнекмәләре булды.
Аның төп максаты – медикларның химик куркыныч матдәләр белән агуланганда тизарада ярдәм күрсәтә алуларын тикшерү иде. Яшел Үзән территориясендә 7 табиб-шәфкать туташлары бригадасы оешкан. Алар гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтү өчен штаттан тыш мобиль медицина хезмәте булып тора. Күнекмә нәтиҗәләре безнең табиб-шәфкать туташлары бригадалары зур масштабтагы гадәттән тыш хәлләрдә экстрен ярдәм күрсәтергә әзер булуын күрсәткән.
Пресс-служба Совета ЗМР
Фото: https://vk.com/vtemezd
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев