Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медальләрдә Җиңү нуры балкый!

Дәһшәтле сугыш елларын разведчик булып үткән Дан ордены кавалеры, халык магарифе отличнигы, 99 яшьлек Габбас Гыйрфан улы Сираҗиевның күкрәген орден-медальләр бизи.

Үзе турында сөйләгәндә авызыннан бер кәлимә генә дә зарлану сүзе чыкмый, гел күңелле мизгелләрне генә искә ала ул. Югыйсә озын-озак гомер юлында нинди генә авырлыкларга юлыгырга, нинди генә каршылыкларны кичәргә туры килмәгәндер аңа?! Без аның авыр чакта бирешмәвенә, беркайчан да күңелен төшермәвенә, һәрвакыт шундый мөлаем һәм көләч булып калуына шаккатабыз. Туганнарының фронттан язган хатларын ул бик кадерләп саклый. Әбиебез бүләк иткән чиккән кулъяулыкны 1942 елдан бирле күкрәк кесәсендә генә тота ул. «Дөньяның иң бәхетлесе миндер», – ди ул елмаеп. 

Миләүшә Зиннәтуллина.
 Карашәм

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль фронт герой Великой Отечественной Войны день Победы