Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алексей Песошин: «Сездә яшәү шартларын яхшырту өчен бөтен ресурслар бар»

Яшел Үзән муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Максаты – муниципаль район һәм шәһәр Советы утырышында катнашу.

Утырыш 2019 елда муниципаль районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланды. Аның алдыннан кунаклар район предприятиеләре, эшмәкәрләре әзерләгән махсус күргәзмәне карап чыкты. 
Төп доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев муниципалитетта демография торышын «авырт кан нокта» дип атады. 
– Былтыр 1491 бала туса, үлүчеләр саны 1966га җиткән, – диде Михаил Афанасьев. – Соңгы елларда үлем-китем туучылардан өстенлекле булып кала. Бу безнең алдагы эшләргә җентекле анализ ясарга кирәклеген искәртә. Гаилә институты аерым игътибарга лаек. Былтыр районда 984 пар никахларын теркәсә, 540ы аерылышкан. Моннан һәр икенче гаиләнең таркалуын танырга кала. Шуңа күрә яшьләр тәрбиясенә игътибарны арттыру кирәклеге көнүзәк темага әйләнә. 
Район Татарстанның 45 муниципаль берәмлеге һәм шәһәр округларының гомуми рейтингында 31нче урынны били.
Премьер-министр Алексей Песошин республиканың социаль-икътисадый торышына тукталып, аерым алганда, «WorldSkills» хәрәкәтенә аерым игътибар бирелүен искәртте һәм Яшел Үзәннән Илария Баһаветдинованың «Ресторан хезмәте» компетенциясе буенча Юниорлар стандартлары буенча дөнья чемпионатында (Juniors) алтын медаль яулавын билгеләде.
Яшел Үзән республика муниципаль берәмлекләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча – 2нче, торакны сафка бастыру һәм үзләре җитештереп төяп җибәрелгән товар күләме буенча – 6нчы, тулаем җирле продукт күләме буенча 11нче урында (49,7 млрд. сум, ә 2018 елда – 45 млрд.сум) тора.
– Районның, киләчәктә икътисадый үсеш темпларын арттыру өчен, җитәрлек потенциалга ия булуы мөһим, – дип билгели Алексей Песошин.
2019 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда уртача хезмәт хакы 37,5 мең сум тәшкил иткән. Яшел Үзәндә ул – 32,6 мең сум.
(Тулырак газетабызның 13нче саныннан укый аласыз)

«Мәдәнияткә» – 39 миллион
ТР премьер-министры Алексей Песошин Балалар сәнгать мәктәбендә дә булды. Анда, «Мәдәният» илкүләм милли проект кысаларында, ремонт ясала. Бу эшкә республика 17 миллион сум акча бүлеп биргән иде. Һәм менә яхшы хәбәр: төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау өчен ТР Президенты тагын 39 миллион сум күләмендә финанслаячак.

Яңа бина ачылды Моннан тыш, шул көнне Яшел Үзән шәһәр судының яңа бинасы да премьер-министр катнашында тантаналы рәвештә ачылды. Ул фикер алышу бүлмәләре булган 16 уңайлы утырыш залы белән җиһазландырылган. Судьялар һәм аппарат хезмәткәрләренең автоматлаштырылган эш урыннары бар. Конференц-элемтәнең булуы процесс барышында вакытны экономияләргә, киңәшмәләр, видеоконференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырырга мөмкинлек бирә. Бина мөмкинлекләре чикле затлар өчен уңайлыклар белән тәэмин ителгән.

– Әлеге истәлекле вакыйга белән сезне тәбрик итәм. Булдырылган шартлар суд системасы авторитетын күтәрергә ярдәм итәчәгенә мин ышанам, – дип суд хезмәткәрләрен котлады Алексей Песошин.

ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев сүзләренә караганда, Яшел Үзәндәге яңартылган суд бинасы федераль максатчан программа ярдәмендә ачылды. Төзекләндерүгә 169 миллион сум акча тотылган:

«Әлеге бина суд системасы һәм хезмәткәрләре өчен генә түгел, үзләренең бәхәсле хокук мөнәсәбәтләрен тиешле шартларда хәл итәчәк гражданнар өчен дә», – диде Илгиз Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев