Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәдәни үсеш үзәге һәркемне җәлеп итәчәк

2021 елда Яшел Үзәннең Мирный бистәсендә илкүләм милли проект буенча мәдәни үсеш үзәге төзелә башлаган иде.

Һәм менә, ниһаять, төзелеш эшләре тәмам. Бу атнада эшлекле визит белән шәһәргә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде һәм ул Мирный бистәсендә төзелгән мәдәни үсеш үзәге белән танышты, яңа бинага бәя бирде.

– Әлеге мәдәни үзәк федераль проект нигезендә барлыкка килде. Мондый проектларга старт бездә генә түгел, ә бөтен Россия буенча бирелгән иде. Иң беренчеләрдән булып Яшел Үзәндә әлеге үзәк ачылырга әзерләнә. Биредә бөтен мөмкинчелекләр тудырылган, бию, җырлау, иҗат белән шөгыльләнү өчен сыйныфлар бар. Җыйнак кына залында фильм карарга һәм башка чаралар уздырырга мөмкин. Төзүчеләргә, үзәкне булдыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, – дип депутат күргәннәрдән канәгать калып, фикерен җиткерде.
Чынлап та, бина искиткеч матур, заманча, зәвык белән эшләнгән. Биредә балалар да, әти-әниләр дә рәхәтләнеп буш вакытын уздыра алачак. Түгәрәкләр, студияләр үсеп килүче буынның иҗатын үстерер гә ярдәм итәчәк. Төрле күргәзмәләр оештыру өчен махсус зал бар. Киенү-чишенү бүлмәләре дә уңайлы эшләнгән һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә шөгыльләнү өчен дә җайлаштырылган. Тамак ялгап алырга иркен ашханәсе дә күпләрне җәлеп итәрлек. Тиздән, кадрлар белән тәэмин ителгәч, мәдәни үсеш үзәге үз ишекләрен ачачак.
Яңа төзелгән бинадан фоторепортажны www.yashel-uzan.ru сайтында, ә видеоларны социаль челтәрләребездә карый аласыз.
Шул ук көнне Ирек Гыйльметдинов яңа төзелүче күп профильле 18нче лицей белән дә танышты. Монда бүген эшчеләр кырмыска оясыдай гөж килә. Территориядә дә, бина эчендә дә төзүчеләр һәр минутның кадерен белеп эшли. Чөнки 1224 балага исәпләнгән яңа мәктәп 1 сентябрьдә ачылачак. Әлегә 800 бала гариза биргән, укытучылар коллективы тупланган, барлыгы 8 сыйныфта белем алачаклар. Димәк, яңа уку елын күңелле яңалыклар белән башлаячакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев