Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МЧС кадетлары – янгын иминлеге сагында

Васильевоның МЧС кадетлары – Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләренең күптәнге ярдәмчеләре. Ел саен алар бергәләшеп янгын куркынычсызлыгына, коткару эше идеясен үстерүгә, шулай ук, сүндерүче һәм коткаручының уңай образын булдыруга юнәлтелгән чаралар уздыра. 

Шундый бердәм эшнең мөһим юнәлешләренең берсе – янгын профилактикасы. Ут чыгу куркынычы арткан чорларда  алар торак йортлар буйлап рейдларга чыга. Менә шулай, күптән түгел генә чираттагы акция уздырылды. Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәп-интернатының VIII сыйныф укучылары,  153нче янгын-коткару час­те хезмәткәрләре белән,  бистә урамнары буйлап чыкты. 
Янгыннарны кисәтү һәм йорт хуҗаларына  иминлек чаралары турында искә төшерү – шундый профилактиканың төп максаты. Бу очраклы түгел. Чөнки,  Васильево бистәсендә һәм тулаем  алганда Яшел Үзән муниципаль районында янгыннар торышы киеренке булып кала. Өстәвенә, барлык янгыннарның иң күбе торак секторга туры килә. Яшь кадетлар ярдәме белән  яшәүчеләргә сак­лык чаралары күрергә кирәк булуын җиткерү мөмкинлеге арта. Васильеволылар үзләре дә моны аңлап кабул итә.
– Кешеләр безне теләп каршы ала, –  дип сөйли VIII сыйныф укучысы Тимофей Панчев. – Игътибар белән тыңлыйлар һәм рәхмәт әйтеп калалар.
Васильево янгын сүндерүчеләренә бистәдә яшәүче Жейла Хөсәенова рәхмәт сүзләрен җиткерә. Бер ай элек  аның мунчасына ут каба. Янгын сүндерүчеләрнең грамоталы гамәлләре белән торак йортны сак­лап калу мөмкин була. 
– Янгын сүндерүчеләргә шалтыраткач,  алар шулай тиз килеп җитәр, дип уйламаган идек, –  дип сөйли бу ханым. – Без башта үзебез сүндерер­гә маташып карадык. Биш минут та узмады, коткаручылар килеп тә җитте. Шул ук вакытта, бер җиргә зыян китермичә эшләрен бик пөхтә итеп башкарды. Зур рәхмәт аларга!
Бу ханымга да кадетлар белешмәлекләр тапшырды һәм алда ут белән сак булырга кирәклеген искәртте.
МЧС кадетлары  һәм янгын сүндерүчеләр  бер рейд барышында  бистәнең уннан артык урамында булды. Шул ук вакытта, алар йорт хуҗалары белән генә түгел, урамда очраган кешеләргә дә белешмәлекләр таратты, сак­лык чаралары турында әңгәмәләр уздырды.
«Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бөтен кеше белсә дә, сак­лык чаралары турында аларны даими кисәтеп торырга кирәк», –  дип исәпли кадетлар. Профилактика эшен алар җәйге каникулда да дәвам итәргә җыена. 

Резидә Йосыпова.    
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев