Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчетле авылның рухы бай

Шушы көннәрдә Ислам дөньясы Мәүлид кичәсен билгеләп узды.

Туганнар, дуслар катнашында мәҗлесләр оештырып, бүләкләр тарата торган зур бәйрәм: сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән көн ул. Мәүлид сүзе - туу, туган вакыт дип тә тәрҗемә ителә.
Мәчетле авыл иманлы да, нурлы да ул! Ә инде иман йортының буш тормый, көн дә азан тавышы яңгырап, намазга чакыруы авылның динле һәм киләчәге өметле булуын да күрсәтә. Шөкер, бүген районыбыз мәчетләрендә җомгада  гына түгел, ә һәр көн намаз укыла, якшәмбе мәдрәсәләре эшли, мәҗлесләр гөрләп тора. Олы Ачасырда узган пәнҗешәмбедә Мәүлид бәйрәме зурлап үткәрелде. Аны ел да шушы авылның ныклы терәге, һәр башлангычны күтәреп алып, туган авылына ярдәм кулы сузарга әзер торучы Әнвәр Габбас улы Миңнуллин үткәрә. Быел да мулдан табын корылды, бәйрәмдә катнашучылар районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның мәгънәле һәм үтемле вәгазен тыңлап, күңелләренә сихәт алды.

Тулы язма һәм фоторепортаж газетабызның киләсе санында чыга.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев