Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчетле авылга кайтасы килеп тора

Яңа ел алдыннан гына редакциягә бер ханым килеп керде.

Безне эзләп ЗАГСка  кадәр барып җиткән.  Эзләгәч табыла инде ул үзе. Яшел Үзәндә яшәүче Ләлә Гыйбәдуллина – Шәрәфетдинова икән ул. Авылдашларына «рәхмәтен» җиткерәсе килгән. Туган авылы – Күлбаш. 
– «Яшел Үзән»не бик яратып укыйм, әмма газетада Идел аръягында яшәүчеләр турында күбрәк языла, – ди ул. – Бу як авылларда да  бит тырыш, эшчән һәм матур кешеләр яши. Дөрес, соңгы елларда буш утырган кыр-басуларны күреп җан елый. Авылларда да яшьләр калмый, эш булмагач. Колхозлар бетү хикмәте инде ул. Күп еллар шәһәрдә яшәсәм дә, гел авылга кайтып торам, андагы хәлләр белән яхшы таныш. Быел безнең авылда халык һәм бигрәк тә яшьләр, шул исәптән читтә яшәүчеләр  акча җыеп мәчеткә манара куйды,  моңа барыбыз да бик шатландык.  Коймасын да яңарттылар. Авыл зираты да һаман карап торуны сорый. Бу яктан да тел-теш тидереп булмый: аны чистарту эшләренә, төзекләндереп киңәйтүгә дә халык зур хезмәтен кертә. Бердәм булып яшәүгә ни җитә соң?! Ә бит манарасы әллә кайдан балкып, күренеп торган мәчетле авыл күркәм булуы белән аерылып тора. Кайсы авылга барып керсәң дә, иман йорты бармы икән дип уйлыйсың. Үзеңнән-үзең күзләрең белән эзли башлыйсың. Иманлы кешеләр яши икән монда дип уйлап куясың. Шунысы да куандыра: авылыбызда яшьләр бик тәрбияле һәм итагатьле. Авылны яшәтергә тырышулары өчен, без өлкәннәр аларга бик рәхмәтле булып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фото да Кульбаш мэчете манарасы тугел бит, э Чурчиле мэчете манарасы.

    • аватар

      Яшел Үзән

      0

      0

      Күлбаш мәчетенең фотосы булса, җибәрегез әле алайса! Чүрчиле мәчете манарасы түгел.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кызганычка каршы сезгэ Кульбаш авылынын мэчетенен фотосын жибэреп булмый.Сезнен сайтта андый курсэмэ юк.Редакциянен ватцап номерын жибэрсэгез,мин сезгэ якын тирэ мэчет фотоларын жибэрермен.Минем номер89172708535. РАИЛЬ

        • аватар

          Яшел Үзән

          0

          0

          Бик зур рәхмәт Раиль! Безнең электрон почтага юлларга мөмкин: yashel_uzen@mail.ru

          Теги: Яшел Узэн районы Күлбаш Кульбаш

          2
          X