Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Майский» теплицалар комплексы генераль директоры Илшат Ганиев иң җылы һәм ихлас котлауларын юллый

Кадерле һәм сөекле хатын-кызлар! Язның гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Гомер-гомергә хатын-кыз матурлык һәм нәфислекне, йомшак күңеллелек һәм тормыш зирәклеген, юмартлык һәм искиткеч сабырлыкны гәүдәләндерә.
Бүгенге көндә хатын-кыз хезмәт куймаган бер генә тармакны да атап булмый, чөнки сихри елмаю дан, кайгыртучан куллардан һәм битараф була белмәгән йөрәкләрдән башка бер һөнәрне дә күз алдына китереп булмый.

Безнең «Майский» теплицалар комплексы»нда, татарстанлыларны файдалы яшелчә, җиләк белән тәэмин итү буенча көндәлек җаваплы һәм авыр хезмәтне сыйфатлы итеп, югары профессиональлек белән башкаручы бик күп кенә гүзәл затларыбыз эшли.
Сез, шул ук вакытта, өйләребездә җылылык булдырып, гаилә учагын саклыйсыз, балаларны тәр бия лисез, һәркемгә күңел назыгызны өләшәсез, яңа казанышларга илһам бирәсез.

Сөекле хатын-кызлар! Игътибарлы, зирәк һәм түзем булуыгыз, аңлый белүегез өчен рәхмәт сезгә. Күңелләрегездә һәрвакыт яз, ә бәхет, мәхәббәт һәм уңышлар һәрвакыт сезнең юлдашыгыз булсын. Һәм бу язгы матур бәйрәм йөрәкләрегезне якыннарыгызның бәхетле елмаюы белән җылытсын. Нык сәламәтлек, муллык һәм бәйрәмчә күтәренке кәеф телим!

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комплексы генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев