Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәте директоры яшел үзәнлеләрне котлый

Сезне матур һәм яраткан бәйрәмебез Яңа ел белән ихлас котлыйм!

Яңа ел һәрвакытта яңарышларга, яхшылыкка һәм үсешкә юнәлгән шатлыклар, нидер көтү, өмет һәм хыяллар белән бәйле. 2017 ел безнең хәтердә якты вакыйгалар, әһәмиятле проектлар һәм казанышлар белән истә калачак. Узып баручы елда бик күп эшләр башкарылды. Ә киләсе елның нинди булуы бары тик үзебездән – безнең максатчанлыктан, омтылышларыбыздан, тормышыбызны тагын да яхшы якка үзгәртү теләгеннән тора. Әлеге бәйрәм сезнең өчен яңа горизонтлар ачучы уңышлы ел булсын!
Яңа ел көннәре якын һәм кадерле кешеләребез белән бергә булу, җылы сүзләр әйтү, бүләкләр тапшыру һәм яхшы гамәлләр кылу  мөмкинлеген бирә. Туачак елда сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет һәм муллык, күңел көрлеге, күтәренке кәеф, үз көчегезгә ышаныч һәм рух ныклыгы телисе килә.  Якыннарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт яныгызда булсын, йортларыгызда мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөрсен. Барлык күңелсезлекләр узып баручы елда калып, Яңа 2018 ел бары тик бәхет һәм уңышлар гына алып килсен!

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты»
ширкәтенең генераль директоры,  Дәүләт Советы депутаты.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Тепличный комбинат "Майский" Осиново