Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Майонезны өйдә ясыйбыз

Кирәкле ингредиентлар:

  • өч зур (яки 4 кечкенә) йомырканың сарысы гына
  • 300-400 мл чистартылган көнбагыш мае
  • 1 бал кашыгы горчица ( әзер яисә порошогы)
  • 1-2 бал кашыгы 9%лы аш серкәсе
  • бер чеметем шикәр комы һәм тоз.

Әзерлибез:
1.) йомырканың сарысын гына аерып алып, тоз, шикәр комы өстәп, миксер белән бербөтен массага килгәнче болгатабыз.
2.) 1 бал кашыгы уксус (кайбер рецептларда ул иң ахырдан салына, әмма тәҗрибә күрсәткәнчә алдан салганда яхшырак була) салып болгатабыз. Ярты бал кашыгы горчица өстибез һәм болгатабыз.
3.)болгатуны туктамыйчача гына май салабыз, майны күпме салу үзегездән дә тора, соус куерак кирәк булган саен, майны күбрәк салыгыз.
4.)кабып карыйбыз да, нәрсә җитми – тоз, уксус, горчица, тәменә карап салабыз. Тагын бер кат болгатабыз.
5.)соуска теләсә нәрсә өсти аласыз: сарымсак, яшел үләннәр һәм башкалар. Өйдә ясалган майонезны суыткычта 5-6 көн сакларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев