Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Май бәйрәмнәренә кунакка килгән кызны бабасының этләре ишегалдында талап үтергән

Кырымда 10 яшьлек кыз баланы этләр талап үтергән.

Этләрнең хуҗасы – баланың бабасына карата җинаять эше ачылган. Бу турыда ТАСС хәбәр иткән.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 10 һәм 14 яшьлек ике кыз бала Советский бистәсенә бабасына кунакка килә. 10 майда бабай вольерда яшәүче ике олы ротвейлерны иреккә чыгара. Этләр бабайның ишегалдында яши.

Шул чакта этләр ишегалдына чыккан кыз балага ташлана. Бала бик каты яралана, аны хастаханәгә китерәләр. Кич белән кыз вафат була.

Тикшерү эшләре бара, диелә «Вести» каналы хәбәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев