Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МАТУРЛЫК ДӨНЬЯСЫНДА КУНАКТА

«Хыялсыз кеше – канатсыз кош», – диләр. Ходай тарафыннан бу җирләрне күрү калебемә язылган икән, күрдем, Аллаһка шөкер.

ШАРҖӘ ӘМИРЛЕГЕ 
Самолетыбыз кичке сигезләр тирәсендә Дөбәй аэропортына килеп төште. Ил сызыгында безне ап-ак киемле ир-атлар каршы алды, ә урамга чыгу юлында кара күлмәктән, кара пәрәнҗә бөркәнгән хатын-кызлар белән очраштык. Урамда җылы һава иркәләде. Аэропортта инде экскурсовод көтеп тора иде. Бер микроавтобус­ка дүртәр кеше утыртып, караңгылык хөкем сөргән бер мизгелдә безне Шарҗә әмирлегендәге кунакханәгә илтеп тә куйдылар. 
– Әссәламәгаләйкем! 
– Үә галәйкүм әссәлам! – диеп җа­вап кайтардык. 
Без күптән күңелләрдә йөрткән, матурлыгын бары тик фотоларда гына күреп, укып белгән Гарәп әмирлекләрендә! 
Бүлмәгә керү өчен карточкалар биреп, юл сумкаларыбызны кулларыбызга да тидерми, дүртенче катка озатып ук куйдылар. Кунакханә матур, чиста, яшисе бүлмәбезнең иркенлегенә шаккаттык: юыну, аш, йокы бүлмәләреннән тыш, залы да бар. Кичке аш сәгать унбергә кадәр. Азыкның зәвык белән төрлеләндереп әзерләнүенә беренче аш табынында ук инандык. Су, чәй, каһвә, соклар – эч кенә! 
Без урнашкан кунакханә Шарҗә әмирлегенең үзәгендә булып чыкты. Кыш уртасында җәйне озынайтырга, суларында коенып, кояшында кызынырга теләгән туристлар буларак, пляжга бару ун минутлык юл икәнен белдек. Иртәнге аштан соң сәгать сигездә безне автобуслар елга буена, коену мәйданына илтәчәк, ә көндезге уникегә кайтарып та куячак. Шулай итеп, көненә дүрт сәгать су буенда булачакбыз икән! Калган вакыт үзебезнең карамакта. Экскурсияләргә барабыз, шәһәр белән танышабыз, матур, биек йортларына сокланып, кызу табигатенә дә игътибар итми урамда йөрибез... 
Пляжда кешенең бик күп булмавы, Персид култыгы суының җылылыгы, бер дулкын әсәре дә күренмәве үтә гаҗәпкә калдырды, ­аяк астында бик вак ап-ак ком – искиткеч рәхәт. Ә беркөнне су буенда дүрт сәгать кенә булу безгә аз тоелды. «Ара якын, такси тотарбыз да, кайтырбыз әле», – дип, үзебезчә бик җиңел генә уйладык та, сәгать өчләргә кадәр кызыныр­га булдык. Озаклап суда коенып, кояшында чөгендердәй кызарып, тукталышка чыксак, автобусыбыз көтеп тора! Ул безне, җил дә тидерми, ун минут дигәндә кунакханәгә алып кайтып та куйды. Югалтканнар безне отель хуҗалары, башка алай тәртип бозмадык. 
Юлларның төзеклеген, тигезлеген күреп, күзләр сөенә, аз гына да сикертмәсе юк. «Лежащий полицай» дигән нәрсәләр күп. Җәяүлеләргә йөрергә махсус юллар аз. «Ашыкмау» – көнчыгышның яхшы билгесе, шул кагыйдәне онытмаска кирәклеген ассызыклады экскурсовод. Машина йөртү өчен таныклыкны хатын-кызларга ике ел элек кенә бирә башлаганнарына карамастан, руль артында хатын-кызлар шактый. 
Кызыгырлык әйберләр күп монда. Бер җомга көнендә үзебезгә ял ясарга булдык. Кибетләрдә йөрибез, азан тавышын тыңлыйбыз, янәсе. Биредә берсеннән-берсе күркәм, үзенчәлекле бизәкләр белән эшләнгән мәчетләр адым саен. Алардан сибелгән азан тавышы соклангыч моңлы, үзенчәлекле бер аһәң белән яңгырый. Намазга килгән кешеләр, мәчетнең эченә генә сыймый, намазлыклар җәеп, җомга намазларын тышкы якта да укый. Тәһарәт яңарту өчен мәчет каршысында барлык уңайлыклар булдырылган. Ә без ул җомга көнендә кибетләргә керә алмадык, бикле булып чыкты. Башка көннәрдә дә, азан тавышын ишетүгә, һәрбер кибет хуҗасының намазга басуын күрдек. 
Октябрь ахыры булуга карамастан, һава торышы 38 градусны күрсәтә. Экскурсовод исә бертуктамый сөйли: «Монда ел дәвамында ике генә ел фасылы була: май аеннан октябрьгә кадәр 50-60 градус җылылыкка җиткән җәй, ә калган айлар кыш булып исәпләнә. Ике ел дәвамында яңгыр яуганы юк», – диеп тә өстәде. 
Беркөнне кичке аштан соң, шәһәр белән танышырга, урам һавасын суларга чыктык. Шулвакыт тамчылар сибәли башлады. «Менә сиңа мә, ике ел яңгыр яумаган диген әле!» – диештек. Биш, алты, җиде... тамчы гына булгандыр бәлки, ләкин... яуды бит! Без аны нәрсәгә юрарга да белмәдек. Икенче көнне экскурсовод кыз: «Кичә сез сиздегез микән, бераз гына яңгыр явып үтте», – диде, шатланып. Без дә елмаешып, бер-беребезгә карап алдык: әмирлеккә Татарстаннан тамчы яңгыр алып килгәнбез түгелме соң?! 
 

Роза Гыйззәтуллина – Хәмидуллина. 
Мулла Иле 

Дәвамы газетада (№19)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X