Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур кием – нур

2018 ел хуҗасының төсенә карап, Яңа елны каршылаганда ниндиерәк кием сайларга икән дип баш ватасы да юк. Әлбәттә инде, сары һәм аның барлык төсмерләре. Ул тынычлык, борчусыз, оптимизм төсе һәм аның байлык төсе булуын да онытмаска кирәк.

Сары Җир Эте гади һәм табигый буяуларга өстенлек бирә. Көрән яки сары күлмәкле хатын-кыз һичшиксез яңа символга ошаячак. Беренче карашка күңелсез тоелса да, төсмерләре бик күп: шоколад һәм терракот, кара-кызыл һәм соры, сап-сары яки әфлисун төсе – алар барысы да җир стихиясе политрасы кысаларында.
Фасоннарга килгәндә, артык ачык, тирән ерыклы, бик кыска, үтә күренмәле һәм сыланып торучы киемнәрдән баш тартыгыз. Гадилек һәм комфорт – бәйрәм күлмәген сайлаганда төп критерияләр булыр­га тиеш.
Образыгыздагы аксессуарлар да артык «кычкырып» торучан яки купшы һәм чуар булмасын. Гәрәбә, табигый ташлар, агач һәм кара көмеш бизәнү әйберләре Этнең күңеленә хуш киләчәк.
Гаилә һәм гаилә кыйм­мәтләре Сары Җир Эте өчен бик мөһим. Аның тирәсендә мәхәббәт һәм аңлашу булганны ярата. Ул барыбыз өчен дә бик күп көтелмәгән күңелле мизгелләр әзерли. Кемнәр ялгыз – тормышларын тамырдан үзгәртерлек очрашулар, ә инде гаиләлеләрне кабат ширбәт ае көтә.
Яңа 2018 ел дүрт аяклы дусларыбыз кебек үк позитив булыр дип вәгъдә итә. Ә аны нинди киемдә каршыларга – үзегез хәл итегез. Иң мөһиме – ул җайлы, хәрәкәтләнергә комачау итмәсен. Купшы һәм әдәпсез фасоннар, тәннең «эчен пошыргыч» синтетик тукымалар яки күз явын алырлык неон төсләрдән ерак торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: год собаки новый 2018 год что одеть выбор одежды