Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машиналардан баш тарталар

Россиядә автомобильчеләрнең яртысы диярлек (47 проценты), бензин бәясе югары булу сәбәпле, автомобильне еш кулланудан баш тартырга әзер. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең россияле арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны раслый.

Шулай итеп, бүгенге көндә ягулыкка бәяләрнең үсүе россиялеләрне машинадан сирәгрәк файдаланырга мәҗбүр итүче төп фактор булып тора.
Сораштырылучыларның 16 проценты машинага хезмәт күрсәтүнең кыйбатлануын, иминиятләштерү һәм салымнар үсүне мисал итеп китергән, шуңа тимер арбадан ваз кичәргә туры киләчәген ассызыклаган. Тагын 15 проценты машинадан баш тартуның саллы сәбәбе итеп, финанс кыенлыклар һәм акчаны янга калдырырга тырышулары турында әйткән; 14% проценты— пробкаларда утыруны, 8% ы — әйләнә-тирә мохит (экология) һәм 7% ы-юлларның начар хәлдә булуын сәбәп итеп китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев