Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртү хокукымнан мәхрүм иттеләр

– Мине транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр, танышым хокук танык­лыгыңны ЮХИДИга илтеп тапшырмый торып, мәхрүм ителү срогы башланмый дип әйтте, бу дөресме? – дип сорый бездән К. Дмитрий.

– Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүче, судның ярашлы карары чыккан көннән алып өч эш көнендә  яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә барып  таныклыгын тапшырырга тиеш, – дип аңлаталар Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегендә. – Таныклык тапшырылмаса, мәхрүм ителү срогы өзелә. Ул машина йөртүче таныклыгын тапшырган  вакыттан яисә аны югалту турында гариза алып килгән көннән исәп­ләнә башлый.
Идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү срогы узганнан соң, танык­лык  машина йөртүчегә юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәүгә тикшерү узганнан һәм административ штраф түләгәннән соң гына кире кайтарыла. Әгәр дә  машина йөртүче рульдә исерек килеш тотылган өчен мәхрүм ителгән, медицина тикшерүе узудан  баш тарткан яисә ДТПдан соң алкоголь кабул иткән булса,   шулай ук хокукны кире кайтару өчен транспорт чарасы белән идарә итүгә сәбәпләр булмавы турында  медицина белешмәсе таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: водительское удостоверение лишение водительских прав